Бүген, 2024 елның 24 мартында, 4501 нче номерлы ППЭ базасында (МБГБУ «Гимназия») "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" үткәрелде.
Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан “Гаилә белән әкият илендә” видео-конкурста Төхвәтуллиннар гаиләсе катнашып “Танылган әдипнең әкиятен ин яхшы башкаручы” номинациядә III урын яулады.
20 март көнне Саба район китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” видео-бәйгесендә “Без тарихта эзлебез” номинацияләрендә 1 урын алган Юлбат төп гомум белем бирү мәктәбенең 9 класс укучыларын Саба район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы тәбрикләде. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән башланды. Аннары бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара җиңүчеләр белән бергә шәм ясау буенча мастер класс белән тәмамланды.
18 мартта Юлбат авыл китапханәсендә «Сезнең өчен вакытлы матбугат» дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте.
Халкыбызның күптәнге милли бәйрәмнәренең берсе – Нәүрүз алдыннан, 16 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә “Дәрә, дәрә, дәрә...” йоласын үткәрделәр. Катнашучылар җырлар җырлап, теләкләр әйтеп өйдән-өйгә йөреп, төрле ярмалар җыйдылар. Алардан 24 мартта "Нәүрүз" бәйрәмендә ботка пешереләчәк.
Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Гаилә елы уңаеннан, “Күңелләрдә яз күренеше ” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
14 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре гаилә традицияләре турында “Әбием сандыгы» дип исемләнгән сәгать үткәрделәр.
21 мартта Сүлә авыл клубы, Курсабаш авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә, Нәүрүз бәйрәме уздырды.
Курсабаш авыл җирлеге бинасында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Р.Р. Фәрхуллин гражданнарны кабул итте.
Нәүрүз-кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 17 март көнне "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрү өчен Сүлә авыл клубы бүләкләр җыюны оештырдылар. "Дәрә җыю" –“ Нәүрүз” бәйрәме алдыннан оештырыла торган борынгы традиция. Балалар һәрбер өйгә кереп, матур теләкләр теләделәр, хуҗаларны сәламләделәр, бәйрәмгә чакырдылар. Хуҗалар үз чиратында балаларны күчтәнәчләр белән куандырды.