«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә яз бәйрәме «Нәүрүз»

2024 елның 22 марты, җомга
21 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә яз бәйрәме «Нәүрүз» үткәрелде. Нәүрүз-табигатьнең уяну, җылылык һәм язгы кыр эшләренең башлану бәйрәме. «Нәүрүз» сүзе яңа көн дип тәрҗемә ителә. Бәйрәм 21 нче мартта билгеләп үтелә. Бу бәйрәмгә зур программа әзерләнде. Бәйрәмгә кунакка бәйрәм хуҗабикәсе «Нәүрүзбикә», Габдулла Тукай әкиятеннән әкият герое Шүрәле һәм Убырлы чакырылган иде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмаклар чиштеләр, төрле уен – эстафеталарда уйнадылар. Мәсәлән, «Аркан тарту», «Капка», «Капчыкларда йөгерү». Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысын да коймак, бәйрәм боткасы һәм тәм-том белән сыйладылар. Әлеге чара бәйрәм атмосферасы һәм катнашучыларга күтәренке кәеф тудырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International