ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 3 апреле  18.00 сәгатьтән 4 апрель 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

2024 елның 3 апреле кичендә, 4 апрель төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк җилнең 15-18 м/с көчәюе көтелә.

Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбаларын чистарту, канаулар ачу эшләре дәвам итә.

Кызыл –Мишә авылында плотинага бара торган юл кардан чистартылды, канау ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

  Безнең мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчебез Алиева Руфина республика иҗат эшләре конкурсында икенче урынны алды.

Тэги: ОСЗ Тургай

  2 апрель көнне Саба районы №4 “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм   логопедлар өчен “Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә мәдәни практикаларның төп формалары” дигән темага район семинары булдып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Сатыш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Буген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары ""Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәрчеге"" муниципаль программасы кысаларында оештырылган сәяхәттә катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Безнең тәрбияләнүче балалар Икшермә кадет мәктәбен тәмамлаучы, Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы Кирилл Александрович белән очраштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

30 март көнне Саба үзәк мәчетендә “Земляки Сабинского района - Саба якташлары” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган “Иң күркәм вәгазь” бәйгесендә Югары Симет авылы балалары (дини белем бирүче укытучылары Гатауллина Зөһрә Рахматулла кызы) уңышлы чыгыш ясадылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

29.03-01.04.2024 Махачкала шәһәрендә ир – атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча ПОДА Дагыстан Республикасы Мөфтие Шейх Әхмәд Әфәнде Абдулаев призына бөтенроссия ярышлары узды. Безнең мәктәп спортчысы Раил Галиакберов Свердловск өлкәсеннән Топорков белән парлы разрядта 2 урынны алды. Котлыйбыз, алга таба уңышлар!

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International