1 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбендә директор Гарифуллин Р. Н. ның 50 яшьлек юбилее булып узды. Рафис Накиповичка авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Саба күптармаклы коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Хабибуллин И.Г., Саба районы мәгариф бүлегеннән профсоюз оешмасы, укыткан укучылары, мәктәп коллективы бик матур теләкләрен җиткерделәр.
2024 елның 1 апреленнән 7 апреленә кадәр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү атналыгын игълан итте.
2024 елның 1 гыйнварыннан чит ил оешмалары һәм тотып калынган салымнар суммалары (31.07.2023 № 389-ФЗ Федераль законы), Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа формасы һәм салым исәпләве форматы кертелү сәбәпле, юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны вебинарда түбәндәге темага катнашырга чакыра: «Чит ил оешмаларына барлык түләүләр салым исәбендә чагылыш табарга тиеш. 2024 елның 1 гыйнварыннан мөһим үзгәрешләр", ул 2024 елның 9 апрелендә 10.00 сәгатьтә булачак.
Нәүрүз-мөселманнарның иң борынгы изге бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне һәрберебезнең күңелендә игелек, якыннарыбызны ярату урнашырга тиеш. Бу бәйрәм халыклар арасында дуслыкка, шәфкатьлелеккә чакыра. Мөселман календаре буенча бу көн елның башы булып тора. Нәүрүз 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә.
31 март көнне Сабабаш авыл клубында авыл халкы өчен,язны каршы алу кышны озату “Яз килә,яз килә! Яз бәйрәме Нәүрүз килә” дип аталган бәйрәм оештырылды .Бәйрәм клуб хезмәткәренең котлау сүзләре белән башланып китте, күңелле уеннар авылдашларның концерт номерлары белән үрелеп барды.Һәр катнашучы бүләкләр алып, бәйрәм коймагы һәм карга боткасыннан авыз итеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Бәйрәмнең икенче өлешендә авылдашларыбыз Гайнутдинов Айдар һәм Алсу истәлегенә волейбол ярышы булып узды. Ярыш бер минут тынлык белән башланды. Призлы урын алучыларга Гайнутдиновлар гаиләсеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
30 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән " Зыянлы гадәтләр һәм начар гадәтләр белән ничек көрәшергә?" әнгәмә үткәрделәр. һәрбер кешенең үз начар гадәтләре бар, һәм бу проблема һәркем өчен тормышта соңгы роль уйнамый. Зыянлы гадәт теләсә нәрсә булырга мөмкин, ләкин аларның иң куркынычлары - алкоголь, наркотиклар һәм тәмәке тарту. Бу турыда сүз барды.
29-30 март көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Нурлат, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
2024 елның 01 апрелендә Төбәкара рәсем сәнгате конкурсына йомгак ясалды, ул 12 февральдән 13 мартка кадәр Казан шәһәренең Яңа Савин районы МБУДО «15 нче балалар сәнгать мәктәбе» базасында узды.
Конкурста муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе «Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлеге укучылары катнашты, укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы. Конкурс читтән торып оештырылган форматта узды һәм «Живопись», «Графика», «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләрендә күрсәтелде.
Йошкар-Ола шәһәренең Республика Татар мәдәни үзәгендә "Чулпан" балалар үзешчән иҗатының III төбәкара биеннале узды. Әлеге конкурста катнашып, Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен "Яшьлек" хореография коллективы 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, "Яшьлек" хореография коллективының "Мизгел" төркеме 1 нче дәрәҗә лауреат булды.
“Бәллүр” вокал хореография ансамбле -1 нче дәрәҗә лауреат,
Габдрахманова Динә , Хисамиева Мәрьям - 1 нче дәрәҗә лауреат.
Каримова Әминә, Ибрагимов Булат, Тахаутдинова Камилә - 2 нче дәрәҗә лауреат,
Карамов Айсаф – 3 нче дәрәҗә лауреат.
«Халык уен кораллары – баян» номинациясендә Ибрагимов Булат - 3 нче дәрәҗә лауреат.
«Халык уен кораллары – курай» номинациясында Аубакиров Надир – 1 нче дәрәҗә лауреат, Гайсин Нурсиль – 3 нче дәрәҗә лауреат.
Курайчылар дуэты (Аубакиров Надир, Гильманов Райхан) - 1 нче дәрәҗә лауреат.
Курайчылар триосы (Гайсин Нурсиль, Гарифуллин Айгиз, Усманов Ильназ) - 1 нче дәрәҗә лауреат.
Укытучылар Мөбәрәкҗанова А.З., Давлиева Г.Р., Султанов С.Н.рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
30 мартта Юлбат мәдәният йорты, хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, «Нәүрүз!» бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә авыл халкы, балалар чакырылган иде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштылар. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы" белән сыйланды. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар.