ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

28 мартта Юлбат күчмә авыл китапханәсе, Йосыф-Алан авыл клубы белән берлектә, "Яраткан китаплар битләре буенча" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче китап күргәзмәсе куеп, яңа китапларга кыскача күзәтү ясады. Чара "Әдәби алан" проекты җиңүчеләре белән бергә шәмнәр ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

          “Игенче” хоккей командасы, Лесхоз бистәсендә узган чираттагы бәйге белән хоккей сезонын япты. Исәп 8:9 булып “Игенче” командасы файдасына төгәлләнде.

      Сезон дәвамында ,  Кукмара районы Камышлы авылында , Шекше , Мишабаш, Эзмә авылларында узган хоккей ярышлары -“Игенче” командасыннан башка узмады. Ярышлар дуслык һәм спорт атмосферасында узды. Эш вакытыннан соң тренировкалар үткәреп, спорт белән шөгыльләнеп чыныккан егетләр, боз мәйданында кызыклы, мавыктыргыч уеннар күрсәтте.

28 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Балалар өчен һөнәрләр турында әкият» дигән уйлану сәгате үткәрделәр. Әкият геройлары төрле һөнәр ияләре булган әсәрләрдән өзекләр укылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

30 март көнне Тимершык мәдәният йортында  язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме  үтте.  Бәйрәмдә катнашкан барлык халык та рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар. Төрле уеннар уйнадылар: аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башка уеннар. Кунаклар барысы да боткадан һәм кайнар чәйдән авыз иттеләр. Бәйрәмнән барлык кеше дә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2024 елның 30 мартында 1 апрелендә Городец шәһәрендә Гер спорты буенча "Городецкая весна" ачык турниры узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2024 елның 31 мартында Вахит авылында Нәсих Нотфулла улы Рәхимуллин истәлегенә волейбол буенча ачык турнир узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

30 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә «Тамчылар тамар чаклар...» дигән Нәүрүз язгы көн белән төн тигезлеге бәйрәме узды. Бәйрәм программасы Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде, анда сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар, «Акварель» халык бию төркеме, «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән модель китапханәсе китапханәчесе Л.Д.Мөһәмәтҗанова катнаштылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

1 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре көлке көненә багышланган «Көлүдә бөтен тылсым» дип исемләнгән күңел ачу программасын үткәрделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Финанс - бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина һәм бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров район командасы составында Казанда узган ике көнлек ГТО уеннарында катнашып кайттылар.

1 апрельдән татарстанлыларның дәүләт пенсияләре 7,5%ка индексацияләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International