02.04.2024. Сатыш һәм Явлаштау ФАПлары фельдшерлары «Балаларның сәламәтлеген саклау» темасына актив әңгәмәләр үткәрделәр, балалар медицина ярдәме белән эштә кирәкле әйберләр (шприц, мамык, үлчәүләр, дарулар, таблеткалар, йод, зеленка, җылыткыч, термометр һ.б.) белән таныштылар. Шулай ук ни өчен медицина коралларына кагылырга, уйнарга, даруларны үзең эчәргә ярамый икәнен аңлаттылар. Теләгән кешегә температураны градус белән үлчәде, тамагын карады. Ә экскурсия ахырында балаларга яңа яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итте.