Тәрбиячеләр һәм логопедлар өчен “Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә мәдәни практикаларның төп формалары” дигән темага район семинары

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

  2 апрель көнне Саба районы №4 “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм   логопедлар өчен “Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә мәдәни практикаларның төп формалары” дигән темага район семинары булдып узды.

 Семинар барышында Хазиева Алсу Габдельхәмит кызы  икенче кечкенәләр төркемендә мнемотаблица һәм логопед күнегүләрен кулланып,сөйләм үстерү буенча түгәрәк эшчәнлеген күрсәтте.

 Бакчабыз логопеды Сабирова Мөнирә Мөхәмәтнур кызы,психолог Хисамиева Гөлназ Рафис кызы,рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакар кызы тарафыннан мастер - класслар күрсәтелде.Тәрбияче Якупова Галия Габделфәрт кызы кызыклы экспериментлар эшчәнлеген тәкъдим итте.

 Елдагыча, традицион рәвештә, семинарда мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринат кызы, рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакар кызы һәм төркем тәрбиячеләре җитәкчелегендә “Брысь” дип исемләнгән музыкаль  әкият  сәхнәләштерелде.

  Шулай ук семинарда төрле дидиактик уеннар һәм конструкцияләү буенча күргәзмә дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International