25-31 март көннәрендә "һөнәре буенча иң яхшы" республика конкурсында җиңүче Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы һәм аграр яшьләр берләшмәсе активистлары Төркия Республикасының алдынгы хуҗалыкларында булдылар, чит ил коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, үз фикерләре һәм идеяләре белән уртаклаштылар.
3 апрельдә Шәмәрдән авылында Азин урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта яшәүчеләр белән киңәшмә узды.
31 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Хуш киләсең – Нәүрүз мөбәракбад» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.
💐Өтернәс авылында яшәүче Мифтахова Наҗия Мөҗип кызына бүген 90 яшь тулды. Аны Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Ахметов, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов һәм районыбызның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова тәбрикләде.
2 апрель көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Һәр почмакта «Чиста булачак» экологик форумы узды.
Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм социаль хезмәт алучыларга тиешле өлкәләрдә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын һәм халык алдында җаваплылыгын арттыру максатында эшләнә. Бәяләү социаль хезмәтнең үзенең сыйфатына карата түгел, ә аны күрсәтү шартларының сыйфатына карата үткәрелә.
3 нче апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында вак моториканы яхшырту буенча индивидуаль күнекмәләр үткәрелде.
Бу күнекмәләр хәрәкәт координацияләрен үстерүгә ярдәм итә, сенсомотор активлыкны яхшырта, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген арттыра.
Мишә авыл җирлеге волейбол командасы 2024 ел сезонында хатын-кызлар хезмәт коллективлары һәм ИП командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.
2024 елның 28-29 март көннәрендә “Ямьле” яр буенда «Сабантуй» спорт мәктәбененең биатлон түгәрәгенә йөрүче балалар арасында беренчелек булып узды. Ярышлар егетләр һәм кызлар арасында дүрт категориядә үткәрелде: 2014-2016, 2012-2013 елгы, 2010-2011 елгы, 2008-2009 елгылар.
Ел саен 1 апрельдә без Халыкара кошлар көнен билгеләп үтәбез. 2 апрельдә Лесхоз авыл мәдәният йортында балалар белән «Безнең канатлы дуслар» дигән экологик сәгать үткәрделәр. Чараны оештыручылар балаларга кошларның төрләре, аларның гадәтләре, елның төрле вакытларында кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләделәр. Яшь катнашучылар җирдә кошлар шулкадәр күп икәнен белгәннәр ки, аларны яңадан карап чыгу өчен бөтен тормыш җитми. Шулай ук балалар кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында белделәр. Кышкы чорда кошларга ничек ярдәм итәргә һәм язын күчеп йөрүче кошларны ничек каршы алырга кирәклеге турында сөйләштеләр.