Килдебәк авылында Нәүрүз бәйрәм

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

31 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Хуш киләсең – Нәүрүз мөбәракбад» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Нәүрүз –язны каршылап, язгы  чәчү эшләре алдыннан  үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.  Бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бу көнне барысы да күңел ачалар, уеннар уйныйлар.

  Бәйрәм авыл халкын ботка, коймак һәм чәй белән сыйлаудан башланып китте. Бәйрәм төрле уеннар һәм бәйгеләр белән дәвам итте. Шулай ук, мини-футбол, бильярд ярышлары да оештырылды. Шулай итеп авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар бергә күңелле итеп кышны озатып, язны каршы алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Беркем дә бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International