30 март көнне Саба үзәк мәчетендә “Земляки Сабинского района - Саба якташлары” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган “Иң күркәм вәгазь” бәйгесендә Югары Симет авылы балалары (дини белем бирүче укытучылары Гатауллина Зөһрә Рахматулла кызы) уңышлы чыгыш ясадылар. Шәехова Диләрә, Гатауллин Азамат, Гатауллина Әминә, Закирова Зәмирә призлы урыннарга лаек булдылар. Алга таба да уңышлар телибез.