"Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәрчеге"" муниципаль программасы кысаларында сәяхәт

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Буген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары ""Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәрчеге"" муниципаль программасы кысаларында оештырылган сәяхәттә катнашты. Укучылар иң элек МЧС  хезмәткәрләре бн очраштылар. Алар укучыларга коткаручы һөнәре турында сойләделәр, янгыннарны булдырмау кагыйдәләрен аңлаттылар, янгын сүндерү машиналарының ничек эшләвен күрсәттеләр. Икенче тукталыш - "Сабагро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булды. Монда укучыларны автомеханик һөнәре белән таныштырдылар. Соңыннан укучылар Гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре белән очраштылар. Алар  һөнәрләре белән таныштыруны уен формасында бик оста оештырганнар. Укучылар микроскоптан да карадылар, суның составын тикшерүне дә үз күзләре белән күрделәр. Бүгенге сәяхәт бик файдалы булды. Экскурсияне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, укучылар өйләргә таралышты. Әти-әниләр дә үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International