ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Югары Симет мәдәният йортында китапханә һәм Түбән Симет авыл клублары белән берлектә өлкәннәр өчен «Иске ел китәргә теләми» дигән ял кичәсе үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Татар язучысы, шагыйрь, драматург, прозаик, пьесалар авторы Нәкый Исәнбәтнең (Нәкый Сираҗи улы Закиров, 1899-1992) тууына быел 125 ел тула. Язучының юбилеена, 10 гыйнвар көнне китапханәдә “Нәкый Исәнбәт – комедия остасы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, шулай ук аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармун» шигырьләре тәкъдим ителде. «Татар халык мәкальләре», «татар халык табышмаклары» җыентыклары һәм башкалар. Китапханә хезмәткәрләре тәкъдим ителгән әсәрләргә күзәтү үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты китап  укучылар һәм авылның мәдәни тормышында актив катнашучылар белән берлектә СВО өчен оекбаш бәйләүгә керештеләр. Һәркем үз күңеленә хуш килгән эш тапты: кемдер йон эрләү, кемдер бәйләү эшенә алынды.

Форсаттан файдаланып, Нурия Измайлованың 75 еллыгына багышланган «Җирдә кояш илчесе» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бу чаралар безнең мәдәни тормышыбыз һәм бердәмлегебезнең төрле формаларда нәтиҗәгә китерә алу үрнәге булып тора.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Олы Кибәче авыл китапханәсендә “Ак калфак” хатын- кзлар клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнарның беренче утырышы үтте. Алар белән еллык планны расладык. «Сәйләннәрдән чәчкә тезик!» дигән темага әңгәмә үткәрдек.

     Мин беләм, безнең арада фронттагы сугышчылар өчен борчылучылар бик күп. Бу безнең егетләр, ирләр, бу безнең яклаучыларыбыз. Әмма догалардан тыш, сугышчыларга тыл ярдәме кирәк һәм мөһим. ... Иң мөһиме-ярдәм итү теләге. Һәрберебез ярдәм итә ала. Көченә карап. Бүген 13 гыйнварда «Ак калфак» клуб оешмасы әгъзалары  да үзебезнекеләргә ярдәм ит акциясенә кушылып йон оеклар бәйләү өчен материал әзерләү эшен башлап җибәрделәр. Безнең максат: хәзерге вакытта СВОда булган ир –егетләргә, авылдашларыбызга ярдәм итү. Ир – егетләргә йон оеклар кирәклеген  без беләбез һәм барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 гыйнварда Казан шәһәрендә милли республика китапханәсе ачылуга 160 ел тула. Китапханә тарихы 19 гасырдан, 1865 елдан башлана. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе - китап хәзинәсе генә түгел, ә милли, республика, рус һәм чит ил басмаларын саклаучы мөһим мәдәни үзәк тә. 12 январь көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен чаралар үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары китапханә белән якыннанрак таныштылар: стеллажларны карадылар, китапларның ничек урнаштырылуын белделәр, балалар әдәбияты бүлеге янында тоткарландылар.

Яшүсмерләргә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең барлыкка килү тарихы һәм Фонды турында слайд-мәгълүмат тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген 2025 елның 14 гыйнварында “Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” фойесында Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы “Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән кышкы рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә классик карандашлардан алып акварельгә, гуашларга һәм акрилга кадәр төрле материал һәм башкару техникасы белән эшләнгән эшләр бар иде.. Һәр бала үз рәсемен булдыруга көчен һәм тырышлыгын куйган.

Яңа ел тылсымы - могҗизалар вакыты гына түгел, ә балалар өчен үз хис-кичерешләрен белдерү, шатлык һәм бәхет белән уртаклашу мөмкинлеге дә. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Спортинг- компакт ярышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче ачык этабы 

Тэги: ОДМС

3 нче гыйнвар көнне Саба аграр көллиятендә   һәм Саба урта мәктәбендә  район башлыгы чыршысы үткәрелде

Тэги: Мәгариф идарәсе

13 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында «Елан елын каршы алыйк» яңа ел чыршысын ябуны оештырдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Иске Яңа ел-13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Беренче гыйнвар кебек үк ул Яңа ел башлануын билгели, ә «Иске» сүзе очраклы түгел. Бу хәзерге ел санавына — григориан календаренә урын биргән, Юлиан календаренә турыдан-туры барып тоташа. Шулай итеп, Иске Яңа ел ул иске стиль буенча килә торган яңа ел. Аның тагын бер исеме — православие яки ородоксаль Яңа ел.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International