Бүген 2025 елның 14 гыйнварында “Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” фойесында Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы “Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән кышкы рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә классик карандашлардан алып акварельгә, гуашларга һәм акрилга кадәр төрле материал һәм башкару техникасы белән эшләнгән эшләр бар иде.. Һәр бала үз рәсемен булдыруга көчен һәм тырышлыгын куйган.
Яңа ел тылсымы - могҗизалар вакыты гына түгел, ә балалар өчен үз хис-кичерешләрен белдерү, шатлык һәм бәхет белән уртаклашу мөмкинлеге дә.