Татар язучысы, шагыйрь, драматург, прозаик, пьесалар авторы Нәкый Исәнбәтнең (Нәкый Сираҗи улы Закиров, 1899-1992) тууына быел 125 ел тула. Язучының юбилеена, 10 гыйнвар көнне китапханәдә “Нәкый Исәнбәт – комедия остасы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, шулай ук аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармун» шигырьләре тәкъдим ителде. «Татар халык мәкальләре», «татар халык табышмаклары» җыентыклары һәм башкалар. Китапханә хезмәткәрләре тәкъдим ителгән әсәрләргә күзәтү үткәрделәр.