3 нче гыйнвар көнне Саба аграр көллиятендә һәм Саба урта мәктәбендә район башлыгы чыршысы үткәрелде. Балалар өчен әлеге чара Яңа ел каникулларында көтеп алынган тантаналардан санала. Бэйрэмгэ район мәктәпләреннән белем алуда уңышка ирешкән иң актив, иң алдынгы, иң сәләтле укучылар һәм әтиләре махсус хәрби операцияда булган балалар чакырылган иде.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашучыларны Яңа ел белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерде.
Яңа ел тамашасыннан тыш, укучылар өчен мастер-класслар да эшләде. Бәйрәм тәмамлангач, һәр катнашучыга сертификатлар һәм татлы бүләк җыелмалары тапшырылды. Чыршы бәйрәме балаларга бик ошады!