ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кече Кибәче авылы мәчетендә Изге Рамазан ае уңаеннан авылдашыбыз Лилия Нургаяновна Гайнетдинова  авылыбыздагы  кыз балалалар өчен “Яулык- хатын-кызның таҗы” дип исемләнгән бәйге уздырды. Бәйге барышында балалар сурә сөйләргә тиешләр. Шулай ук жюри аларның киенү һәм яулык бәйләү рәвешенә дә игътибар итте. Әлеге чараны китапханә мөдире Фатихова Г.Р алып барды.Шулай ук төрле чорга караган яулыклардан торган «Яулык- хатын –кызның таҗы» дип исемләнгән күргәзмә дә әзерләде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсендә язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев исемендәге ТР журналистлар премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм» бүләге иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Күкләрдә язылган язмыш» дигән искә алу кичәсе үткәрелде. Катнашучылар аның турында районда яшәгән, концертлар, бәйрәмнәр, төрле мәдәни чаралар оештырган кеше буларак белделәр. Саба районының кызыклы урыннары һәм анда яшәүчеләр турында китаплардан өзекләр укылды. Чараның икенче өлешендә Т.С. Нәҗмиев биографиясе һәм иҗаты буенча "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тимершык авыл китапханәсендә, «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең» 3-4 класс укучылары  өчен "сугыш турындагы китаплар безгә истәлек калдыралар..."  батырлык сәгате уздырылды. Чарада китапханәче чарада катнашучыларга Бөек Ватан сугышы, сугыш кырларындагы батырлыклары турында сөйләде. Малайлар шулай ук гади Солдатлар һәм атаклы маршаллар, фидакарь тыл хезмәтчәннәре һәм батыр партизаннар – туган җирнең тынычлыгы һәм бәхете өчен бөтен көче белән көрәшүчеләр турында белделәр. Чарага «сугышчан елларны искә төшерик» китап күргәзмәсе куелды , ул яшь укучыларны безнең бабаларыбыз һәм бабаларыбызның батырлыклары, үлем, мәхәббәт һәм өмет, кайгы һәм шатлык, яшәргә теләү һәм башкалар өчен үз - үзеңне корбан итү турында-кыскасы, бу сугышның нинди булуы һәм аның өчен нәрсә түләргә туры килүе турында китаплар белән таныштырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Исән булса, март аенда язучы-публицист, якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевка 75 яшь тулган булыр иде.  27 ел Саба район газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алдык.  Китапханәче яшьләрне "Яшә, Саба-йорт", "Саба мәзәкләре", "Сабаларда эчәр суым булгач...", "Изге сәфәр жиңел гамәл түгел" кебек 16 китап авторы,  мәзәк остасы, Сабаның елъязмачысы буларак таныштырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

  Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан " Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районының Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Объетта демонтаж эшләре бара. Шулай ук стеналарны буяу һәм идәнне мәрмәрдән салу эшләре башланды. "РемонтСтройСервис" ҖЧҖ подряд оешмасы алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге ОКС

Бүген 2025 елның 12 мартында «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә» сәнгать бүлегенең укытучы Газизова Гүзәл Равил кызы “Филимоновская игрушка ” темасына 1 нче сыйныф белән ачык дәрес үткәрде. Укучылар уенчык булдыру тарихын, әзерләү һәм язу процессының үзенчәлекләрен белгәннәр. Халык сәнгате белән танышканда, балалар гүзәлләрне аңларга өйрәнәләр, гореф-гадәтләрне, тормыш, көнкүреш үзенчәлекләрен беләләр, буыннан-буынга тапшырыла торган гүзәллек үрнәкләрен үзләштерәләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ачык ишекләр көне

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

12 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Бавыр - кеше тәненең төп органнарының берсе, аңа бик күп яшәү өчен мөһим функцияләр йөкләнгән: ул үт чыгаруда катнаша, углеводлар, майлар һәм аксымнар метаболизмы өчен җавап бирә, витаминнар һәм минераллар саклый, шулай ук организмга эләгә торган токсиннарны нейтральләштерә.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International