Ачык ишекләр көне

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

7нче март көнне Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» («ОНИКС») балалар бакчасында Ачык ишекләр көне булып узды. Аның барышында кызыксынган ата-аналар түләүле белем бирү хезмәтләре белән танышуларын дәвам иттеләр. Керә-керешкә ата-аналарны балалар үзләре каршы алып тордылар: әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, алардан интервью алдылар, хәтер һәм игътибарны яхшырта торган кызыклы өстәл уеннары белән мавыктырдылар. Алга таба әти-әниләр игътибарына «Funny English», «По дороге к азбуке», «Умники и умницы», «Веселый язычок», «Мир танца» һәм «ИЗО-студия»  түгәрәкләре шөгыльләренең мавыктыргыч өзекләре тәкъдим ителде.

Педагоглар балалар өчен кызыклы материалларны күп әзерләгәннәр, шөгыльне оста итеп  оештырганнар иде. Ачык шөгыльләр ата-аналарга педагогларның ничек эшләвен һәм аларның балалары ел дәвамында нәрсәгә өйрәнгәнен күрергә мөмкинлек бирә.

Мондый чаралардан соң балалар һәм тәрбиячеләр генә түгел, ә, һичшиксез, ата-аналар үзләре дә канәгать һәм бәхетле булып калалар. Балаңны читтән карау, стандарт булмаган шартларда ничек үзен тотуын күрү һәрвакыт күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч. Шулай ук ата-аналарның белгечләр белән индивидуаль аралашу һәм аларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап алу мөмкинлеге дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International