Бүген, 14нче март көнне, Сабаның 6нчы номерлы "Балачак" (“ОНИКС”) балалар бакчасы базасында профессор В.М. Букатов белән бердәмлектә методик сәгать узды.
Бүген Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү-сөйләм үсеше эшен оештырганда цифрлы белем бирү ресурсларын куллану» темасы буенча район семинары узды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән очрашу узды
Олы Кибәче «Күбәләк» балалар бакчасында «Спорт-сәламәтлек чыганагы» дип исемләнгән девиз астында спорт ярышлары уздырылды. Балалар ярышта үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынадылар. Уеннан күңел күтәренкелеге, бик күп уңай хисләр алдылар.
14 мартта Алтай краеның Барнаул шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган XII Бөтенроссия кышкы авыл уеннары старт алды.
Ике ел дәвамында безнең Саба № 4 “Кыңгырау” балалар бакчасы «Беренчеләр хәрәкәте» нең Саба җирле бүлекчәсе активистлары белән тыгыз элемтәдә тора.
Килдебәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Волейбол буенча ир-егетләр арасында район Чемпионаты дәвам итә. Финанс – бюджет палатасын тәкъдим итүче егетләр уеннарда актив катнашалар. Командага җиңүләр, оптимистик рух телибез.
Татарстанга 2025 елгы медальләр уңышы! Чуаш Республикасы башкаласында Чабаксар шәһәрендә 10-14 мартта ЛИН арасында Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды. ИН1 һәм ИН2 беренчелегендә Татарстан Республикасы вәкилләре, ә атап әйткәндә, Сабалылар илнең күп кенә төбәкләренә пьедесталда өмет калдырмады. Шулай итеп: ИН2-Чемпион Ләйсән Зарипова (Саба) Чиләбедән, Тула һәм Чабаксардан көндәшләрен артта калдырды. Хатын-кызлар парлы разрядында безнең кызлар Ләйсән Зарипова һәм Полина Кадыйрова көмеш медальләргә ия булдылар. Катнаш парлы разрядта безнең микслар Айдар Идрисов-Ләйсән Зарипова һәм Камил Вәлиев-Полина Кадыйрова бронза медальләргә ия булдылар. Ир-атлар арасында безнең пар Камил Вәлиев-Айдар Идрисов бронза медальләргә ия булды. Беренчелектә шулай ук шәп: кызларның ялгыз разрядында көмеш медальгә Алинә Хәйруллина лаек булды. Россия беренчелегендә Анастасия Ануфриева җиңүче булды. Ирләр арасында бронза медальгә Шәмәрдәнче Дамир Билалов лаек булды. Ә Теләче егете Ленар Гайфуллин, финалга Глеб Нестратенкога (Санкт-Петербург) җиңелеп, көмеш медаль белән канәгатьләнде. Парлы разрядларда Татарстанлылар биеклектә: хатын-кызлар арасында Анастасия Ануфриева һәм Алинә Хәйруллина бәхәссез лидерлар булдылар. Ир-атлар арасында финалда Дамир Билалов-Ленар Гайфуллин да алтын бәйрәм итте. Безнең микстлар көмеш һәм алтын белән канәгатьләнделәр: пьедесталның икенче юлында Ленар Гайфуллин-Алинә Хәйруллина, җиңүче булды - микст Дамир Билалов-Анастасия Ануфриева. Һәм безнең кызларның Россия чемпионатында тагын бер казанышы: Шәмәрдән кызлары Нигъмәтҗанова Алсу, Элина Шәйдуллина, Сабадан Гөлназ Исмәгыйлева һәм Мамадыштан Яна Петрова, Санк-Петербург финалын оттырып, көмеш булдылар. Россия чемпионатының ПОДА арасында эстафетасы Саба-Аренада 01-06 апрельдә узачак. Хәерле юл. Без анда да булдыра алабыз!