14 мартта Алтай краеның Барнаул шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган XII Бөтенроссия кышкы авыл уеннары старт алды.

2025 елның 14 марты, җомга

14 мартта Алтай краеның Барнаул шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган XII Бөтенроссия кышкы авыл уеннары старт алды. Алтай краена илнең төрле почмакларыннан йөзләгән спортчы килгән. Саба муниципаль районы вәкилләре Татарстан Республикасы командасы составында катнашалар.

Ярышлар спорт гаиләләре арасында, чаңгы ярышлары, сыер савучылар һәм механизаторлар арасында уза. Саба муниципаль районы спортчыларының беренче җиңүләре билгеле булды. Таипов Алмаз 5 км дистанциядә классик стильдә чаңгы ярышлары буенча I урынны алды.

Алмазны котлыйбыз һәм якташларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International