Татарстанга 2025 елгы медальләр уңышы! Чуаш Республикасы башкаласында Чабаксар шәһәрендә 10-14 мартта ЛИН арасында Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды. ИН1 һәм ИН2 беренчелегендә Татарстан Республикасы вәкилләре, ә атап әйткәндә, Сабалылар илнең күп кенә төбәкләренә пьедесталда өмет калдырмады. Шулай итеп: ИН2-Чемпион Ләйсән Зарипова (Саба) Чиләбедән, Тула һәм Чабаксардан көндәшләрен артта калдырды. Хатын-кызлар парлы разрядында безнең кызлар Ләйсән Зарипова һәм Полина Кадыйрова көмеш медальләргә ия булдылар. Катнаш парлы разрядта безнең микслар Айдар Идрисов-Ләйсән Зарипова һәм Камил Вәлиев-Полина Кадыйрова бронза медальләргә ия булдылар. Ир-атлар арасында безнең пар Камил Вәлиев-Айдар Идрисов бронза медальләргә ия булды. Беренчелектә шулай ук шәп: кызларның ялгыз разрядында көмеш медальгә Алинә Хәйруллина лаек булды. Россия беренчелегендә Анастасия Ануфриева җиңүче булды. Ирләр арасында бронза медальгә Шәмәрдәнче Дамир Билалов лаек булды. Ә Теләче егете Ленар Гайфуллин, финалга Глеб Нестратенкога (Санкт-Петербург) җиңелеп, көмеш медаль белән канәгатьләнде. Парлы разрядларда Татарстанлылар биеклектә: хатын-кызлар арасында Анастасия Ануфриева һәм Алинә Хәйруллина бәхәссез лидерлар булдылар. Ир-атлар арасында финалда Дамир Билалов-Ленар Гайфуллин да алтын бәйрәм итте. Безнең микстлар көмеш һәм алтын белән канәгатьләнделәр: пьедесталның икенче юлында Ленар Гайфуллин-Алинә Хәйруллина, җиңүче булды - микст Дамир Билалов-Анастасия Ануфриева. Һәм безнең кызларның Россия чемпионатында тагын бер казанышы: Шәмәрдән кызлары Нигъмәтҗанова Алсу, Элина Шәйдуллина, Сабадан Гөлназ Исмәгыйлева һәм Мамадыштан Яна Петрова, Санк-Петербург финалын оттырып, көмеш булдылар. Россия чемпионатының ПОДА арасында эстафетасы Саба-Аренада 01-06 апрельдә узачак. Хәерле юл. Без анда да булдыра алабыз!