Саба муниципаль районының туган якны өйрәнү музеена экскурсия

2025 елның 14 марты, җомга

Килдебәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Әлеге экскурсиянең максаты-төрле һөнәр ияләре, туган як үзенчәлекләре белән бәйле һөнәрләр турында белемнәрен арттыру. Укучылар өчен төрле экспозицияләр куелган музей заллары буйлап кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде, балалар ата-бабаларыбызның көнкүрешен һәм аларның хезмәте нәтиҗәсендә районыбызның ничек нигезләнүен һәм үсешен үз күзләре белән күрделәр. Укучылар экскурсоводны рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International