Бүген Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү-сөйләм үсеше эшен оештырганда цифрлы белем бирү ресурсларын куллану» темасы буенча район семинары узды. Заманча белем бирү шартларында цифрлы технологияләр уку процессының аерылгысыз өлешенә әверелә. Алар тәрбиячеләр һәм балалар өчен яңа офыклар ача, белем бирүне тагын да мавыктыргычрак һәм нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Семинарда без балаларда сөйләм күнекмәләрен һәм танып белү активлыгын үстерү өчен цифрлы ресурсларны белем бирү процессына ничек дөрес интеграцияләргә икәнен күрсәттек.