Бүген, 14нче март көнне, Сабаның 6нчы номерлы "Балачак" (“ОНИКС”) балалар бакчасы базасында профессор В.М. Букатов белән бердәмлектә методик сәгать узды. Вячеслав Михайлович мәктәпкә әзерлек төркемендә социаль-уен технологияләрен кулланып күрсәтмә шөгыль үткәрде. Аның барышында профессор тәрбиячеләр һәм педагогларга шөгыльнең нинди этапларында әлеге технологиянең теге яки бу алымнарын кулланып булу мөмкинлеген аңлатты. Йомгаклау өлешендә шөгыль буенча фикер алышу булды, анда педагоглар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм әлеге алымнарга карата үз фикерләрен белдерделәр.