Исән булса, март аенда язучы-публицист, якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевка 75 яшь тулган булыр иде. 27 ел Саба район газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алдык. Китапханәче яшьләрне "Яшә, Саба-йорт", "Саба мәзәкләре", "Сабаларда эчәр суым булгач...", "Изге сәфәр жиңел гамәл түгел" кебек 16 китап авторы, мәзәк остасы, Сабаның елъязмачысы буларак таныштырды.