ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2025 ел
җомга

    Бүген «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабына йомгак ясалды, әлеге чара районның гомум белем бирү учреждениеләрендә белем алучы урта һәм өлкән яшьтәге укучылар арасында үткәрелде.

ҖЧ «Юлбат» АХ җәмгыятененең тракторларына һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Нигъмәтҗанова Ә.Ә. беренче сыйныф укучылары белән балалар язучылары һәм китаплары турында әңгәмә үткәрде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

2025 елның 4 апреле 18.00 сәгатьтән 5 апрель 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

4 апрель кичендә, төнлә һәм 5 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда - 15 м/с кадәр).

2025 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча бердәм федераль платформада бөтенроссия онлайн-тавыш бирү узачак.

Иске Икшермә авыл җирлеге хатын кызлар волейбол командасы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Ышаныч телефоны нинди дә булса кыенлыклар кичергән кешегә шалтыратып рус яки татар телендә ярдәм күрсәтү, аңларга һәм кабул ителергә, катлаулы вәзгыятьне тынычрак хәлдә, психологлар күзлегеннән чыгып аңларга мөмкинлек бирә. Ышаныч телефоны һәр кеше өчен ачык. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел. Теләсә кайсы кеше кабул ителергә, тыңланырга һәм ярдәм алырга хокуклы. Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар һәм укытучылар өчен әлеге тема буенча мәгълүмат сәгате оештырылды, тагын бер кат әлеге телефон турында мәгълүматлар яңартылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре  "Герой әтисе" республикакүләм күчмә күргәзмәсендә булдылар. Әлеге күргәзмә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә ия булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.

Халыкны, аерым алганда, балаларны һәм яшьләрне наркотикларга каршы профилактикалауга, шулай ук җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» гомумроссия акциясе кысаларында «Яшьлек» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм килүчеләр өчен мәгълүмати стенд төзелде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән мәдәният йорты, Шәмәрдән балалар китапханәсе «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә көлке көненә багышланган квест уенын үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International