«Давай пошутим» квест уены

2025 елның 4 апреле, җомга

Шәмәрдән мәдәният йорты, Шәмәрдән балалар китапханәсе «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә көлке көненә багышланган квест уенын үткәрде. 1 нче апрель, Бөтендөнья көлке көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн гадәттә уен, көлке, шаярту һәм бер-береңне җиңелчә генә алдалау белән уза. Көлке көне Шәмәрдән «Үсеш» лицееның 5, 6 нчы сыйныф укучылары өчен истә калырлык үтте. Бүген алар шаярып көлергә дә, күңелле стартларда, кызыклы сораулар белән квест уенда да катнашырга өлгерделәр. Көлке көнендә көлдерергә килгән клоун да Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Гайнуллина Д.Ш. балаларны бәйрәм белән котлап китте. Мантыйкый фикерләүне үстерүче сорауларга җавап эзләү балаларга бигрәк тә ошады. Мәсәлән, мәче үзен тигр дип әйтә аламы? Дөрес җавапны озак эзләмәделәр. Юк, әлбәттә, чөнки мәче сөйләшә белми. Көлке көненнән һәрберсе күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International