2025 елның 6нчы апрелендә «САБА - АРЕНА» спорт мәктәбендә «Татарстан Республикасы Шәхси кубогы - 2025» 2нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба һәм Теләче районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпионнар һәм призерлар булдылар: 2010 ел һәм аннан өлкәнрәк - В төркеме, ир-атлар: 1 - Мавлетов Булат ( Саба районы) 2 - Җаббаров Алмаз ( Теләче районы) 3 - Тимербаев Раил ( Теләче районы) 2010 ел, өлкәнрәк тә, кызлар: 1 - Җаббаров Фәридә ( Теләче районы) 2011 ел, аннан кечерәкләр, малайлар: 1- Галимуллин Рәсүл ( Саба районы) 2 - Сафиуллин Рөстәм ( Саба районы) 3 - Гайнетдинов Расуль ( Теләче районы) 3 - Рәхимов Адель ( Саба районы) 2011 елда кечерәк тә, кызлар да: 1 - Сафина Элина ( Саба районы) 2 - Әхмәтшина Самина ( Саба районы) 3 - Мансурова Регина ( Саба районы) 3 - Әхмәтшина Камила Чемпионнарны, призерларны, тренерларны котлыйбыз һәм алга таба да республика турында уңышлар телибез, ул 2025 елның 19-20 апрелендә Казан шәһәрендә узачак
2025 елның 7 апрелендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр авария сәбәпле Гали Закиров урамындагы 33 һәм 35 йортларда һәм Тукай урамындагы 73, 75, 77, 77а йортларында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Шәмәрдән авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Республика күләмендә 8нче ел рәттән үткәрелүче, мәктәп һәм әти-әниләр арасындагы күперне тагын да ныгытучы “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең финалы быел Мөслим районында үтте.
2025 елның 6 апреле 20.00 сәгатьтән 7 апрель 08.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
7 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының кайбер төньяк районнарында бозлавык көтелә, юлларда бозлавык хасил булу ихтималы бар.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә электр чыбыклары сузу өчен багана утыртылды, йорт эченә электр чыбыклары сузылды, штукатур эшләре бара. Торак йортның верандасы эшләнә башланды.
5 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә Ватан өчен көрәшүчеләрнең, шул исәптән хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын истә тотып, якташыбыз, 23 майда тууына 90 ел булучы күренекле совет татар композиторы, ТАССРның (1977) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), РСФСРның Михаил Иванович Глинка исемендәге дәүләт бүләге (1975), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе РФ һәм ТР халык артисты Фасил Әхмәт улы Әхмәтовның иҗытын саклау, Татарстан Республикасы һәм Идел буе җирле халыкларының сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне буыннан-буынга тапшыру максатыннан оештырылган “Талантлы балачак 2025” V район балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль - конкурсы узды. Конкурска 85 заявка кабул ителде. ("Инструменталь башкару” - 35; "Вокаль башкару” - 50). Анда районыбызның 130дан артык укучысы катнашты. Конурс нәтиҗәләре 2025 елның 21 апрелендә игълан ителәчәк һәм җиңүчеләр 2025 елның 1 июнендә Гаилә паркында Гала-концертта чыгыш ясаячак. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез, алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Бүген «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабына йомгак ясалды, әлеге чара районның гомум белем бирү учреждениеләрендә белем алучы урта һәм өлкән яшьтәге укучылар арасында үткәрелде.
ҖЧ «Юлбат» АХ җәмгыятененең тракторларына һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрелде.