«Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабына йомгак ясалды

2025 елның 4 апреле, җомга

    Бүген «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабына йомгак ясалды, әлеге чара районның гомум белем бирү учреждениеләрендә белем алучы урта һәм өлкән яшьтәге укучылар арасында үткәрелде.

    Катнашучылар үзләрен индивидуаль ярышларда сынадылар, шулай команда белән төрле бәйгеләрдә бердәмлектә көч күрсәттеләр.

    Бәйгенең йомгакларыннан чыгып, призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде.

«Урта» яшь категориясе

1 урын  – Икшермә кадет-интернат мәктәбенең  «Патриот 116» командасы;

2 урын  – Саба урта мәктәбенең «Кремень» командасы;

3 урын – Явлаштау урта мәктәбенең «Совушки» командасы.

«Өлкән» яшь категориясе:

1 урын  – Икшермә кадет-интернат мәктәбенең  «Патриот 116» командасы;

2 урын  – Шәмәрдән лицееның «Рост» командасы;

3 урын – Эзмә урта мәктәбенең «Калатау» командасы.

    Барлык катнашучыларны чараның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз, җиңүче командаларга зона этабында зур уңышлар теләп калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International