Олы Кибәче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Нигъмәтҗанова Ә.Ә. беренче сыйныф укучылары белән балалар язучылары һәм китаплары турында әңгәмә үткәрде. Ул балалар әкиятчесе Һанс Христиан Андерсенның туган көненә багышланган иде. Китапханәче Бәшәрова И.Р.оештырган китап күргәзмәсе балаларның игътибарын җәлеп итте. Укучылар китапларны, журналларны һәм энциклопедияләрне бик теләп һәм кызыксынып карадылар. Төрле сораулар бирделәр, яраткан авторлары һәм әсәрләре турында сөйләделәр.