Иске Икшермә авыл җирлеге хатын кызлар волейбол командасы
Ышаныч телефоны нинди дә булса кыенлыклар кичергән кешегә шалтыратып рус яки татар телендә ярдәм күрсәтү, аңларга һәм кабул ителергә, катлаулы вәзгыятьне тынычрак хәлдә, психологлар күзлегеннән чыгып аңларга мөмкинлек бирә. Ышаныч телефоны һәр кеше өчен ачык. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел. Теләсә кайсы кеше кабул ителергә, тыңланырга һәм ярдәм алырга хокуклы. Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар һәм укытучылар өчен әлеге тема буенча мәгълүмат сәгате оештырылды, тагын бер кат әлеге телефон турында мәгълүматлар яңартылды.
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Герой әтисе" республикакүләм күчмә күргәзмәсендә булдылар. Әлеге күргәзмә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә ия булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.
Халыкны, аерым алганда, балаларны һәм яшьләрне наркотикларга каршы профилактикалауга, шулай ук җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» гомумроссия акциясе кысаларында «Яшьлек» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм килүчеләр өчен мәгълүмати стенд төзелде.
Шәмәрдән мәдәният йорты, Шәмәрдән балалар китапханәсе «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә көлке көненә багышланган квест уенын үткәрде.
2 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен «Кошларны саклагыз» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.
Шекше мәдәният йортының сәнгать эшчәнлегендә катнашучы Фирдәүсә Кәбир кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
3 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен, «Гомерләр кайтавазы» концерты үткәрделәр.
1 апрель көнне Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында ”Сыерчыклар көне” билгеләп үтелде.
Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп - интернаты» базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында үсешләрендә авыр һәм күптөрле тайпылышлар булган затлар өчен «мөмкинлекләр фестивале» узды