2 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор ансамбле Вятка Аланы шәһәрендә узган «Радужное многоцветие России - 2018» − дип исемләнгән фестиваль-бәйгедә катнашты.
Фестиваль төрле халыкның милләте һәм гореф-гадәтләре белән бер-берсен таныштыру өчен. Шулай ук төрле милләтнең үзенә генә хас булган әһәмиятле мәдәниятын күрсәтү өчен оештырылган. «Тулган ай» фольклор ансамбле «Кичке уен» куелышы һәм «Иделләре-күлләре…» җыры белән чыгыш ясадылар.
"Кулланучылар хокукларын яклау турында "Россия Федерациясе Законы кулланучы һәм сатучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучыларның гаризаларын турыдан-туры карап тикшерүгә генә түгел, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең һәм сатучыларның белемнәрен арттыруга да игътибар бирергә кирәк.
2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының сәүдә объектларында сатучылар өчен семинарлар үткәрде.
Семинар барышында сатучыларга РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, " Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре аңлатылды, шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмат бирелде һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе белән танышу өчен күрсәтмә материаллар бирелде........
Килдебәк авыл җирлегенә кергән Туктар авылында 210 башка исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган сөтчелек фермасы төзелеше дәвам итә.
Кичә Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының бадминтон буенча ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш парлар арасында чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды.
Традиция буенча октябрь ахырында балалар бакчаларында “ Балалар китабы” атналыгы уза. Күбесенчә алар китап бәйрәмен Район балалар китапхәсәндә уздыралар.
Бүген, иҗат үзәге базасында, район балалар Думасы активистлары Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәм булганда- без җиңелмибез!” акциясен үткәрделәр.
2 ноябрь көнне Район китапханәсенең уку залында «Зур этнографик диктант 2018» бөтенроссия акциясе узды.
Кануннарның яңа таләпләре нигезендә, төзүче хакимият органнарына юллый башлау турында хәбәрнамә документ булып тора – күчемсез милек объектын кадастр исәбенә алу өчен техник план әзерләү өчен нигез булып тора.
Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, дача һәм йортлар хуҗалары күчемсез милекне рәсмиләштерүгә документларны Росреестрга үзләре тапшырырга тиеш түгел. Кадастр исәбенә гариза бирү һәм хокукларны теркәү бурычы муниципаль хакимиятләргә йөкләнгән.
Бүгенге көнгә ТР Кадастр палатасына яңа кагыйдәләр буенча йортларны рәсмиләштерү өчен 240 документ пакеты керде. Шуларның 60% ы (138) дөрес тутырылмаган белдерүләр аркасында эшләп бетерергә кире кайтарылган.
Еш кына төзүче кирәкле мәгълүматны схемада тәкъдим итәргә тиешле бүлек дөрес тутырылмый. Киң таралган хаталарның берсе-мәгълүматларның туры килмәве. ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова сөйләгәнчә, җир участогында төзелгән яки үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының схематик сурәте закон таләпләре нигезендә башкарыла. Җир кишәрлеге планы, хәбәрнамәне тиешле бүлектә, е күчемсез мөлкәт Бердәм дәүләт реестрында теркәлгән участок конфигурациясенә туры килергә тиеш. Йорт контуры аның схематик картинасында каталог буенча техник планда булдырылган контурга туры килергә тиеш.
ЕГРН белдерүендә һәм белешмәләрендә җир участогыннан рөхсәт ителгән файдалану төре турында мәгълүматлар таралу да зур хата булып тора. Мәсәлән, төзүче хәбәрнамәсендә җир шәхси ярдәмче хуҗалык өчен бирелгән, ә ЕГРН мәгълүматларына караганда, җиртән рөхсәт ителгән файдалану төре – шәхси торак йорт төзү дип күрсәтә.
Еш кына белдерүдә «төзелеш мәйданы»дигән юл дөрес тутырылмый. Бу дөрес булмаган мәгълүматлар Җир турындагы белешмәләргә һәм техник планда туры килмәү китерә. Юлия Шпалитова «төзелеш мәйданы» һәм «капиталь төзелеш объектының гомуми мәйданы» - төрле характеристикалар булуын искәртте. Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы нигезендә хәбәрнамәдә нәкъ менә " төзелеш мәйданы»күрсәтелә.
Юлия Шпалитова күчемсез милек объектының гомуми өлешле милкендә булган очракта җир кишәрлегенә хокуклылар арасында гомуми өлешле милек хокукында аларның өлешен билгеләү турында килешү булу кирәклегенә игътибар итте.
ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары сүзләренә караганда, дача яки торак йортның кадастр исәбен туктату турындагы карар хәзер документларның дөрес тутырылмаган пакеты аркасында кабул ителә. Җирле хакимият органнары, аны теркәү органына тапшырып, объектның параметрларының җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре таләпләренә, территорияне планлаштыру буенча документлар һәм федераль законнар таләпләренә туры килүе турында үзенең белдерүен куя. Чынлыкта исә, төзелеш башлануы турында хәбәр һәм хокукларны исәпкә алу һәм теркәү турында гариза нигезендә әзерләнгән техплан төзүчедән алынган төзелешне тәмамлау турында хәбәр белән тулыландырылырга тиеш.
2019 елның 1 мартына кадәр бакчачылык һәм дача хуҗалыгын алып бару өчен җир кишәрлекләрендә төзелгән торак йортлар хуҗалары, документларны әзерләүнең элеккеге тәртибен үтәп, әлеге объектларның кадастр исәбе һәм теркәлүе турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм декларация нигезендә әзерләнгән техник план тапшырырга хокуклы.
29 нчы октябрь көнендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты- интернатында актлар залында “Көзге бәйрәм” чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә төрле яшьтәге барлык балалары да һәм тәрбиячеләре катнашты.
"Көзге каникуллар»
2018 елның 29 октябреннән 6 ноябренә кадәр Саба районы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» киң масштаблы чарасы уза.