ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар 3 ноябрь конне йозу бассейнында булдылар. Йозу- ул сэламэтлекне ныгыта. Кечкенэдэн йозэргэ ойрэнергэ кирэк. Йозу белэн шогеллэну очен районыбызда барлык момкинлеклэрдэ булдырылган. Бассейнда балаларга бик ошады.

6 ноябрь конне Олы Нырты мэдэният йорты хезмэткэрлэре Урта Нырты , Чэбья Чурчи , Олы Арташ , Язлы Арташ авыллары клуб модирлэре белэн берлектэ бэйрэм коне унаеннан ,Олы Нырты авылы мэдэният йортында «Музыкаль каймак» дип аталган зур концерт программасы курсэттелэр. Матур жырлар , торле халык биюлэре , кызыклы скетчлар авылдашларга бик ошады. Хэрбер чыгыш тамашачылар тарафыннан кочле алкышларга кумелде.


6
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 6 ноябрендә Байлар Сабасы бистәсенең спорт комплексында «Саба таннары»газетасы призына ир-атлар арасында көрәш буенча ярышлар узды.

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсен үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла. Шушы көннәрдә Тимершык, К.Мишә, Сабай авылларында иске йорт, каралтылар сүтелде. 1 ноябрь көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре  “Безнең балачак” дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балаларны хыяллар чынга аша һәм могҗизалар барлыкка килә торган гаҗәеп Балачак иленә барырга чакырдылар. Алар  төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Балалар чын күңелдән уйнадылар, бер-берсенә яхшы кәеф бүләк иттеләр. 5 ноябрь көнне Миңгәр авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар белән видеоязмалар карадылар һәм рәсем ясадылар. «Тимершык авыл җирлеге”.

    КАДЕРЛЕ САБАЛЫЛАР! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!

    Безнең республикада законлылыкның, гражданнарның хокукларының һәм ирекләренең гаранты булып ТР Конституциясе – безнең төбәкнең төп законы тора. Һәм бүген Татарстан Республикасы Конституциясендә игълан ителгән хокукый идеалларны һәм әхлакый кыйммәтләрне, максатларны һәм механизмнарны горурлык белән танырга бөтен нигез бар – аларның казанышлары вакыт сынавын узды, үзенең байлыгын һәм тормыш перспективасын раслады!

   Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм һәр йортта иминлек телибез! Бу бәйрәм безне Россия, Татарстан, безнең муниципаль районның чәчәк атуы өчен берләштерсен!


5
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

4 ноябрь көнне Олы Арташ авыл клубында Урта Нырты,Олы Нырты,Ч.Чурчи,Олы Арташ,Я.Арташ авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре берлектә әзерләгән сезон ачу концерты булды. Концерт матур җырлар ,дәртле биюләр, күңелле күренешләр белән үрелеп барды.

3 ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында халыклар бердәмлеге көне һәм сезон ачылуга багшыланган “Интернетлы авыл” концерт булды.

Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә сәяси репрессия көнен искә алу уңаеннан “30 октябрь – репрессия корбаннары көне” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Укучылар хәтер көненең тарихы белән таныштылар.  “Юлбатым- Ямбулатым” китабына күзәтү үткәрелде. 

1 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Бердәмлек көне - ул ничек булган” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Юлбат авыл җирлеге.


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар

      Безнең горурлыгыбыз үткәннең иң кечкенә ярмасына кадәр тупланган җир буйлап йөрүебез өчен чикләр юк. Ә үткәнебез-без аны олыларга тиеш тарих. Без ата-бабаларыбыздан калган мирасны сакларга һәм балаларга тапшырырга тиешбез. Бүген Халыклар бердәмлеге бәйрәме. Бу көн Ватаныбызның үткәненә карата булган мөнәсәбәтебезне тагын бер кат ассызыклый. Тарих һәрвакыт бөтен россиялеләр хәтерендә яшәсен. Сезгә тынычлык, игелек, иминлек телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International