Муниципаль берәмлекләр арасында бадминтон буенча ярышлар
Мәктәп укучылары арасында узучы JuniorMasters стандартлары буенча чемпионат старт алып, беренче ярышлар Түбән Кама шәһәрендә үтте.
4 ноябрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган гала-концерт узды. Концертта безнең «Сударушки» вокаль ансамбле катнашты һәм «Безнең йорт – Татарстан» Республика этномәдәни фестивале Лауреаты дипломы белән бүләкләнде. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
3 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты спорт залында вакытсыз арабыздан киткән көрәшче, ТР спорт мастеры, Кече Шыңар авылында туып үскән Гайнанов Салават Хәбир улы истәлегенә багышланган, 2001 елгы һәм яшьрәкләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды. 4 ноябрь көнне Кече Шынар мәдәният йортында сезон ачылу һәм бәйрәмнәр уңаеннан “Син яшьлегем минем - Комсомол” дип аталган тамаша булып узды 6 ноябрь көнне Саба спорт комплексында татарча көрәш буенча “Саба таңнары” газетасы призына ярышлар булып узды. Шыңар командасы гомуми зачет буенча 3нче урынны алды.
7 ноябрь көнне , җирлеккә кергән юл кырыйларын чистарту буенча өмә үткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.
Саба муниципаль районында 2018 елның 31 октябрь, 1 нче һәм 5 нче ноябрь көннәрендә 2019 елга бюджет буенча фикер алышулар узды. Анда Саба муниципаль районы башлыгы, Саба муниципаль район Советы вәкилләре, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, Финанс- бюджет палатасы хезмәткәрләре, шулай ук районның барлык авыл җирлекләре һәм бюджет оешмалары катнашты. Утырышларда 2018 елда бюджет үтәлеше һәм 2019 ел бюджетын фаразлау буенча мәсьәләләр каралды.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йорты" даими рәвештә үткәрелә социаль технологияләр. Тагын бер тапкыр игротерапия һәм трудотерапия социаль технологиясен үткәрделәр. Игротерапия-кеше ирекле үз-үзеңне күрсәтү, киеренкелекне киметү, билгеле бер социаль күнекмәләр алу һәм башка катнашучылар белән аралашу өчен мөмкинлекләр ала
Сатыш авыл җирлеге командасы «Саба таннары» газетасы призларына ир-атлар арасында көрәш ярышларында катнашты. Сатыш авыл җирлеге составына 6 катнашучы керде. 70 кг. га кадәр Зарипов Ирек (Сатыш) 1 урын яулады, Гәрәев Салават (Мамалай) 75 кг.га кадәр 2 урын яулады.
Сатыш авыл җирлеге
2018 елнын 31 октябрендэ Саба узэк хастэхэнэсенен поликлиника булегендэ шикле предмет табылган очракта, персоналнын гэмэллэре тикшерелде.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар 3 ноябрь конне йозу бассейнында булдылар. Йозу- ул сэламэтлекне ныгыта. Кечкенэдэн йозэргэ ойрэнергэ кирэк. Йозу белэн шогеллэну очен районыбызда барлык момкинлеклэрдэ булдырылган. Бассейнда балаларга бик ошады.