Муниципаль берәмлекләр арасында бадминтон буенча ярышлар

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2018 нче елның 4 нче ноябрендә Балтач районында муниципаль берәмлекләр арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды  Уеннар    ике категориядә үтте. Зурлар төркеме – 2003 нче елгы һәм аннан зурраклар, кечкенәләр төркеме -2004 нче елгы һәм аннан кечерәкләр. Команда чемпионатында 2003 нче елгы һәм аннан зурраклар категориясендә Мавлетов Булат, Шигабиев Ильяс, Миннегалиев Илшат, Зайнеева Айгөл, Иващенко Ольга, Муратова Фәридә беренчелеккә чыкты. Командалар беренчелегендә 2004 нче елгы һәм аннан кечерәкләр төркемендә Ибрагимов Нияз, Смоголов Фидәил, Зайнеев Айназ, Хадиев Илназар, Низамиева Зөһрә, Ямалиева Лилия, Әхмәдуллина Камилә, Иващенко Алена, Загриева Алия ( “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары) 1 нче урынны алдылар.

Спортчыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да сынатмауларын телибез.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International