Яңа гаилә барлыкка килде

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

12 нче гыйнварда Саба районы ЗАГС бүлегендә яңа елның беренче язылучы парын тәбрикләделәр. Туктар авылы егете райнур Әскәров белән Килдебәк  авылы кызы Алинә Әхмәтшина үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр.
Әлеге көннән яшьләр бер гаилә булып яши башлыйлар, шулай итеп районда Әскәровлар гаиләсе туды.

Яшь парны әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрикләргә әти-әниләре, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе Ирек Гарипов,  Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, яшьләр хезмәт куя торган оешма вәкилләре һәм  җитәкчеләре котлап чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар һәм үзләренең иң изге тәләкләрен җиткерделәр. ЗАГС бүлегендә яшь парларны Миләүшә Вакказова язылыштырды.
Алинә һәм Райнур Әскәровлар гаиләсенә бәрәкәтле мул тормыш, саф мәхәббәт, бер-берләрен, әти-әниләрен хөрмәтләп, тигез гөмер итүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International