"Коляда, коляда! Капкаңны ач!"

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

11 гыйнвар көнне Иске Икшермә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә «Күрше»республика фестиваленең кышкы сезоны кысаларында, "Коляда, коляда! Капкаңны ач!" традицион йөреш уттеләр.Коляда-иң борынгы Раштуа йоласы. Аның дини һәм тарихи тамырлары бик киң. Коляда-йорт хуҗаларына киләсе елга иминлек, сәламәтлек һәм чәчәк ату теләге ул. Без балалар белән рус авылдашларының өйләрендә булдык, Раштуа бәйрәме белән котладык, махсус җырлар (колядкалар) җырладык, фатиха алып килдек, бу җырлар йорт хуҗаларына сәламәтлек, бәхет һәм чәчәк ату теләкләрен белдерә. Колядадан соң йорт хуҗалары колядникларны пироглар, җиләк-җимешләр , конфетлар белән сыйладылар. Бу йола кешеләрне бәйли, аларга традицияләрнең, гаиләнең һәм уртаклыкның мөһимлеген искә төшерә. Барлык авылдашлар колядовщикларга рәхмәт әйттеләр, бу йола өчен рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International