Олы Шыңар авыл җирлегендә яңалыклар

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты спорт залында  вакытсыз арабыздан киткән көрәшче, ТР спорт мастеры, Кече Шыңар авылында туып үскән Гайнанов Салават Хәбир улы истәлегенә багышланган, 2001 елгы һәм яшьрәкләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды. Искә алу тантанасында Татарстан спорт министры урынбасары Шәйхетдинов Х.Х., Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р.; Саба “Олимп” спорт мәктәбе директоры Хисамов Р.Р.; ТР атказанган тренеры Крылов Н.В. катнаштылар. Салаватның әти-әнисе һәм туганнары һәрбер катнашучыга истәлек бүләге тараттылар һәм улларын искә алулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

4 ноябрь  көнне Кече Шынар мәдәният йортында сезон ачылу һәм бәйрәмнәр уңаеннан “Син яшьлегем минем -  Комсомол” дип аталган тамаша булып узды,сәхнәгә бер – бер артлы иҗат коллективлары, вокаль, фольклор ансамбльләр күтәрелде, җырчы – биючеләр, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Олы Шыңар урта мәктәбе, “Әллүки” балалар бакчасы коллективы, Оет авылы үзешчәннәрен халык яратып кабул итте. Финалда “Яшьләр Гимны”  башкарылды.

6 ноябрь көнне Саба спорт комплексында татарча көрәш буенча “Саба таңнары” газетасы призына ярышлар булып узды. Шыңар командасы гомуми зачет буенча 3нче урынны алды. Аерым үлчәү төрләрендә җиңү яуладылар:  70 кг кадәр: 3 урын- Тимербаев Рамиль;  75 кг кадәр: 1 урын -Маликов Ильназ;  80 кг кадәр : 2 урын -Нигматуллин Ранис;   90 кг кадәр: 3 урын -Садыков Фаяз;  100 кг кадәр: 3 урын -Набиуллин Ильгизәр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International