ГАУЗ "Сабинская ЦРБ"

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

 2018 елнын 31 октябрендэ Саба узэк хастэхэнэсенен поликлиника булегендэ шикле предмет табылган очракта, персоналнын гэмэллэре тикшерелде.

Күнегүләрнең беренче этабында 2 катның баскычлы мәйданында шартлау җайланмасын салу планлаштырылган иде. Салымны сырхауханәнең өлкән шәфкать туташы Хафизова А. Х. табып ала, Баш табиб Юсупов М.Р. хэм МС ГО начальнигы Шакирзянова А.М.  килеп туган хәлләр турында хәбәр итә. Шикле предмет табылган урыннан капма-каршы чыгу юлларын ачу оештырылды, гомуми эвакуация башланды. Хокук саклау органнарына шартлаткыч җайланма табу урыны, вакыты хәбәр ителә. Тулы эвакуацияне 5 минут 56 с. эчендә үткәрделәр,тренировкада 46 кеше катнашты.

  Тренировкалар тәмамланганнан соң, тыл белән тәэмин итү төркеменең өлкән белгече Хәбиров Л. Н.. янгын сүндерү һәм коткару бүлеге начальнигы Закиров И. Г. терроризмга каршы саклану буенча инструктаж үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International