Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсен үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла. Шушы көннәрдә Тимершык, К.Мишә, Сабай авылларында иске йорт, каралтылар сүтелде. 1 ноябрь көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Безнең балачак” дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балаларны хыяллар чынга аша һәм могҗизалар барлыкка килә торган гаҗәеп Балачак иленә барырга чакырдылар. Алар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Балалар чын күңелдән уйнадылар, бер-берсенә яхшы кәеф бүләк иттеләр. 5 ноябрь көнне Миңгәр авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар белән видеоязмалар карадылар һәм рәсем ясадылар. «Тимершык авыл җирлеге”.