Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

2018 елның 6 ноябре, сишәмбе

КАДЕРЛЕ САБАЛЫЛАР! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!

    Безнең республикада законлылыкның, гражданнарның хокукларының һәм ирекләренең гаранты булып ТР Конституциясе – безнең төбәкнең төп законы тора. Һәм бүген Татарстан Республикасы Конституциясендә игълан ителгән хокукый идеалларны һәм әхлакый кыйммәтләрне, максатларны һәм механизмнарны горурлык белән танырга бөтен нигез бар – аларның казанышлары вакыт сынавын узды, үзенең байлыгын һәм тормыш перспективасын раслады!

   Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм һәр йортта иминлек телибез! Бу бәйрәм безне Россия, Татарстан, безнең муниципаль районның чәчәк атуы өчен берләштерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International