"Көзге каникуллар»
2018 елның 29 октябреннән 6 ноябренә кадәр Саба районы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» киң масштаблы чарасы уза.
2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 474 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 491 кеше җәрәхәтләнгән.
Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариялелеккә бәйле хәл аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 5 пассажир бала һәлак булган.