Табигатьтә “алтын көз” җитә. Бу елның үзенә күрә иң матур вакыты. Без көзне кырларның һәм бакчаларның уңышлары, урманнарның төрле төстәге матур агачлары һәм иртәнге салкынча көннәре өчен яратабыз. Көз-яфракларның әйләнә-әйләнә очкан вакыты. Шуның өчендә бу матур көзге чорда көзге бәйрәмнәр үткәрелә.
29 нчы октябрь көнендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты- интернатында актлар залында “Көзге бәйрәм” чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә төрле яшьтәге барлык балалары да һәм тәрбиячеләре катнашты.
Алып баручылар кызыклы уеннар һәм конкурслар, шулай ук тәм-томнар әзерләделәр. Балалар көз кызларына җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, шарлар белән һәм зонтиклар белән бию башкардылар. Балалар барлык конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар.
Бәйрәм ахырында барысы да яхшы кәеф белән калдылар һәм фотога төштеләр.
Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты- интернатында “Минем мәрҗәннәрем”
иҗади дәрес.
30 октябрь көнне Югары Утар балалар йорты-интернаты рәрбиячесе Тимергалиева Л.Х. үз группасы балалары белән “Минем мәрҗәннәрем” исемле темага иҗади дәрес уздырды.
Дәреснең максаты:
1.Балаларны табигать материаллары белән эшләүнең яңа ысуллары белән таныштыру;
2.Фантазияләрен үстерү, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү;
3.Балаларның игътибарын, иҗади активлыгын үстерү.
Дәрес башында тәрбияче мәрҗәнне ничек ясарга кирәклеген күрсәтте. Энәгә җеп кертелә һәм шул җепкәмиләш бөртекләре тезелә. Бик матур мәрҗән килеп чыга. Балалар бик теләп, зур тырышлык куеп шөгельләнделәр.
Бу ысул миләш киптерү өчендә уңайлы, кыш көне витаминлы чәйдә эчәргә була.