Килдебәк авыл җирлеге яңалыклары.
Килдебәк авыл җирлегенә кергән Туктар авылында 210 башка исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган сөтчелек фермасы төзелеше дәвам итә. Бу көннәрдә “Ак таш” төзелеш оешмасы ферманың янын сендвич панельләр белән төрә башлады. Шулай ук ферманың түбәсе өчен сендвич панельләр кайтартылды. Әлеге панельләрене беркетүгә төзүчеләр алдагы көннәрдә керешәчәкләр.
Туктар авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә төзелүче стеланың дивары эшләнеп бетте. Хәзер Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар исемлеген барлау һәм тулыландыру эше алып барыла. Һәйкәл 2019 нчы елның 9 нчы маенда ачылачак.
28 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында танылган алып баручы, нәфис сүз остасы, татар эстрадасы артисты Алмаз Мирзаянов үзенең иҗатташ дуслары белән чыгыш ясады. Берсеннән берсе матур, тирән мәгънәле җырлар hәм шигырьләр, баян, скрипка моңнары белән үрелеп барган бу концерт программасын барлык тамашачылар яратып, көчле алкышларга күмеп карадылар.
Килдебәк авыл җирлеге.