“Бердәм булганда- без җиңелмибез!” акциясе

2018 елның 2 ноябре, җомга

Бүген, иҗат үзәге базасында, район балалар Думасы активистлары Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәм булганда- без җиңелмибез!” акциясен үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында, алар бәйрәм тарихын өйрәнделәр, бергәләп буклетлар һәм “Я, ты, он, она, мы- единая страна!” дип исемләнгән плакат ясадылар. Акциянең икенче өлешендә активистлар Сабаның үзәк мәйданында буклетлар тараттылар һәм узып баручыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар.

4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын  чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без- көчле халык...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International