Район балалар китапхәсәндә “ Балалар китабы” атналыгы

2018 елның 2 ноябре, җомга

       Традиция буенча октябрь ахырында балалар бакчаларында “ Балалар китабы”  атналыгы уза. Күбесенчә алар китап бәйрәмен Район балалар китапхәсәндә уздыралар.Әлеге чараларның төп  максаты булып,  балаларда китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү тора. Район балалар китапханәсе шушы максат белән 30.10.2018-02.11.2018  "Китап минем дустым", атнасы дип игълан ителгән чаралар үткәрде. Әлеге чарада "Бәләкәч", "Кынгырау" ,"Шатлык" балалар бакчасы актив катнаштылар.

       Китапханәчеләр атна дәвамында балаларны китап төрләре һәм китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Китапларны сак һәм яратып  карарга кирәк, дип сөйләделәр . Балалар "Рәсемдә кем?" дигән әдәби уенда актив катнаштылар.. Китапханә алдыра торган үз яше өчен журналларны кызыксынып карадылар.

      Шулай ук китапханәчеләр китапханә буенча  экскурсия үткәрделәр, балаларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балаларга «абонемент», «уку залы», «балалар өчен газета-журналлар», «энциклопедияләр һәм алардан файдалану кагыйдәләре» дигән төшенчәләрне  аңлатып уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International