"Кулланучылар хокукларын яклау турында "Россия Федерациясе Законы кулланучы һәм сатучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучыларның гаризаларын турыдан-туры карап тикшерүгә генә түгел, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең һәм сатучыларның белемнәрен арттыруга да игътибар бирергә кирәк.
2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының сәүдә объектларында сатучылар өчен семинарлар үткәрде.
Семинар барышында сатучыларга РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, " Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре аңлатылды, шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмат бирелде һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе белән танышу өчен күрсәтмә материаллар бирелде.
Сатучыларның йөкләмәләре әлеге закон актларында язылган. Беренче чиратта сәүдә нокталары тәкъдим ителгән товарлар һәм хезмәтләр сыйфатын, сатучылар үзләре турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирүне күзәтеп торырга тиеш. Семинар барышында кулланучы өчен мәгълүмат почмакларын рәсмиләштерүнең, сәүдә объектының тулы исеме һәм эш вакыты язылган элмә такталарны рәсмиләштерүнең төп кагыйдәләре аңлатылды. Сатучы шулай ук бурычлы:
1. Сатып алучыларга үзләре җитештергән товарларга кагылышлы барлык мәгълүматларны бирергә (бу эшләнмәләрнең бәяләренә, атамасына, куллану үзенчәлекләренә кагыла).
2. Сатып алучыга товар чегы яки продукт өчен исәп-хисап ясаганнан соң квитанция күрсәтергә.
3. Үзләренең нигезле булган очракта шикаятьләргә һәм дәгъваларга вакытында җавап бирергә.
4. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәм товарларның куркынычсызлыгын күзәтеп тору.
Шулай ук сатучылар товарларны сатуга, сыйфатсыз товарларны алыштыруга һәм кире кайтаруга кагылышлы аеруча кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, чөнки бу процесс, кулланучылар хокукларын яклап, сатучыларның үзләренә дә бертигез дәрәҗәдә йогынты ясый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы сатучылар һәм кулланучылар өчен даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә, моның өчен кулланучылар белемен күтәрүгә һәм хокукый белемнәрне пропагандалауга күп вакыт һәм көч сарыф ителә. Бу чыгымнар юкка чыгармас дип ышанабыз.