2 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор ансамбле Вятка Аланы шәһәрендә узган «Радужное многоцветие России - 2018» − дип исемләнгән фестиваль-бәйгедә катнашты.
Фестиваль төрле халыкның милләте һәм гореф-гадәтләре белән бер-берсен таныштыру өчен. Шулай ук төрле милләтнең үзенә генә хас булган әһәмиятле мәдәниятын күрсәтү өчен оештырылган. «Тулган ай» фольклор ансамбле «Кичке уен» куелышы һәм «Иделләре-күлләре…» җыры белән чыгыш ясадылар.