“Әллүки” балалар бакчасында “Алдынгылар” бәйрәм үткәрде
Нәүрүз-мөселманнарның иң борынгы изге бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне һәрберебезнең күңелендә игелек, якыннарыбызны ярату урнашырга тиеш. Бу бәйрәм халыклар арасында дуслыкка, шәфкатьлелеккә чакыра. Мөселман календаре буенча бу көн елның башы булып тора.
06 апрель көнне Сабабабш авыл клубында авыл халкы өчен,язны каршы алу кышны озату “Яз килә,яз килә! Яз бәйрәме Нәүрүз килә” дип аталган бәйрәм оештырылды.Бәйрәм клуб хезмәткәренең котлау сүзләре белән башланып китте,күңелле уеннар авылдашларның концерт номерлары белән үрелеп барды.Хәр катнашучы бүләкләр алып бәйрәм коймагы һәм карга боткасыннан авыз итеп күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Бәйрәмнең икенче өлешендә авылдашларыбыз Гайнутдинов Айдар һәм Алсу истәлегенә волейбол ярышы булып узды.Ярыш бер минут тынлык белән башланды.Призлы урын алучыларга Гайнутдиновлар гаиләсеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышының Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган «Герой әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды!
Геройлар, аларның әтиләре, һәм батырлыклары белән танышу максатында 7 апрельдә Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән әлеге фотокүргәзмәдә булдылар. Һәр Ата өчен улы- нәсел дәвамчысы, өмете һәм таянычы. Һәр ул өчен Әти- батырлык, ышанычлылык һәм җаваплылык үрнәге. Бу күргәзмә чын патриотлар, Ватанны саклаучылар тәрбияләгән әтиләр турында.
Без чын күнелдән бу чарада теләп катнаштык. Үзебезгә бик куп тарихи мәгълүматләр тупладык. Мондый мөһим теманы ачу патриотлар һәм җаваплы гражданнар тәрбияләүдә мөһим адым булып тора.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2025 елның 8 апреле 18.00 сәгатьтән 9 апрель 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
8 апрельдә кич, 9 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 м көчле җил көтелә, кайбер районнарда секундына 23 м (Казанда секундына 15-20 м).
9 апрельдә төнлә һәм иртән ТРның кайбер көнбатыш районнарында юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Югары Шытсу авылы мәчетендә ремонт эшләре бара. Мәчет бинасы тышкы яктан җылытыла һәм яңа материал белән тышланачак. Эш халыктан җыелган хәер акчаларына башкарыла.
7 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кичке ял оештырылды. Проектор аша рус халык җырларын карадылар һәм тыңладылар. Кич җылы һәм күңелле үтте. Яшьлек җырларын рәхәтләнеп искә алдылар һәм башкардылар.
7 апрель көнне Явлаштау урта мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган матур чара үтте!