Сабабаш бистәсендә “Навруз” бәйрәме

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Нәүрүз-мөселманнарның иң борынгы изге бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне һәрберебезнең күңелендә игелек, якыннарыбызны ярату урнашырга тиеш. Бу бәйрәм халыклар арасында дуслыкка, шәфкатьлелеккә чакыра. Мөселман календаре буенча бу көн елның башы булып тора.
06 апрель көнне Сабабабш авыл клубында авыл халкы өчен,язны каршы алу кышны озату   “Яз килә,яз килә! Яз бәйрәме Нәүрүз килә” дип аталган бәйрәм оештырылды.Бәйрәм клуб хезмәткәренең котлау сүзләре белән башланып китте,күңелле уеннар  авылдашларның концерт номерлары белән үрелеп барды.Хәр катнашучы бүләкләр алып бәйрәм коймагы һәм карга боткасыннан авыз итеп күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Бәйрәмнең икенче өлешендә авылдашларыбыз Гайнутдинов Айдар һәм Алсу истәлегенә волейбол ярышы булып узды.Ярыш бер минут тынлык белән башланды.Призлы урын алучыларга Гайнутдиновлар гаиләсеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International