7 апрель көнне Явлаштау урта мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган матур чара үтте! Сәламәтлекне ныгыту һәм актив тормыш позициясен формалаштыру- безнең уртак максатыбыз. Спорт ярышлары көннең төп вакыйгасы булды! Укучылар төрле эстафеталар, уеннар һәм бәйгеләрдә катнашты. Эстафеталар һәм уеннар физик әзерлекнең һәм командада эшләү сәләтенең никадәр мөһим икәнен күрсәтте. Һәр команда җиңүгә омтылды. Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга бик зур рәхмәт! Сәламәтлек – безнең байлыгыбыз, һәм мондый чаралар аны тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.